САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Күктау авылында яшәүче Вәсилә һәм Дофак Фазуллиннарның бакчасын урап узу мөмкин түгел

Капкадан килеп керүгә, зифа буйлы, төз каеннар сәламли. Үзеңне әкияти гүзәллек дөньясына чумгандай хис итәсең. Рәт-рәт булып сары бархатцылар, петунияләр тезелеп киткән. Ут янып, тирә-якка нур чәчеп торалар. Түргәрәк узсаң, каршыңда гаҗәеп бер алан ачыла. Чәчәкләр дөньясында ләкләк патшалык итә. Янәшәсендә тыйнак кына үрдәк тә утыра. Аның да әлеге чәчәклектә...

Капкадан килеп керүгә, зифа буйлы, төз каеннар сәламли. Үзеңне әкияти гүзәллек дөньясына чумгандай хис итәсең. Рәт-рәт булып сары бархатцылар, петунияләр тезелеп киткән. Ут янып, тирә-якка нур чәчеп торалар. Түргәрәк узсаң, каршыңда гаҗәеп бер алан ачыла. Чәчәкләр дөньясында ләкләк патшалык итә. Янәшәсендә тыйнак кына үрдәк тә утыра. Аның да әлеге чәчәклектә үз урыны бар. Түрдә торучы төзек, җыйнак кына коены игътибарсыз калдырып булмый. Анда булган ниндидер бер серлелекне янәшәсендәге аллы-гөлле чәчәкләр тагын да арттыра төшә кебек. Алан каршында сабыр гына бер эт тә үзенең матур чәчәкләрен саклый. Ә менә бакчаның нәкъ үзәгендә чын татар самавары тора. Ул, әйтерсең, килгән һәр кешене үз янына чәй эчәргә дәшә. "Уф, Алла" арбасы да әлеге серле дөньяда үз урынын тапкан. Монда һәрнәрсә үз урынында, зәвык белән эшләнгән.

Шушы әкияти яшеллеккә төренеп, Вәсилә апа белән Дофак абый да дус, тату, күпләр сокланырлык итеп яшиләр. Күңелләре - гел изгелектә, үзләре - ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңеллеләр. Эчке дөньялары матур булганга, чәчәкләр бакчасы да гүзәл аларның. Бакчагыздагылары гына түгел, күңел түрегезгә үрелеп үскән гөлләрегез дә мәңге шиңмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев