7 сентябрьдә Казан шәһәренең "Ривьера" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналы үтте. Анда зона турларында уңышлы чыгыш ясаган 29 районның җиңүчесе катнашты. Алар арасында безнең районнан Кәүҗияк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Гаязова да булды. "Выпечка" дип аталган иң яхшы гаилә ризыгы һәм "Районның уңышлы гаиләсе" конкурсларында җиңүе өчен...
7 сентябрьдә Казан шәһәренең "Ривьера" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналы үтте. Анда зона турларында уңышлы чыгыш ясаган 29 районның җиңүчесе катнашты. Алар арасында безнең районнан Кәүҗияк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Гаязова да булды. "Выпечка" дип аталган иң яхшы гаилә ризыгы һәм "Районның уңышлы гаиләсе" конкурсларында җиңүе өчен ул дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук Лилия "Гаилә бәйрәме Нечкәбил-2014" Татарстан гаиләләр фестивале дипломына лаек булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз