САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияк һәм Әлмәттә халык җыеннары үтте

Бүген, 26 январь көнне, Кәүҗияк һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Аларда узган елда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыклары Фиргать Хөснетдинов һәм Данияр Газизов отчетлары тыңланды. "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, узган елгы нәтиҗәләргә тукталды. Участок инспекторлары Айрат Талипов һәм Марс Кәримов районда...

Бүген, 26 январь көнне, Кәүҗияк һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Аларда узган елда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыклары Фиргать Хөснетдинов һәм Данияр Газизов отчетлары тыңланды. "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, узган елгы нәтиҗәләргә тукталды. Участок инспекторлары Айрат Талипов һәм Марс Кәримов районда криминоген хәлнең торышы турында сөйләделәр. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова бу тармакта яңалыклар һәм үзгәрешләр, шулай ук "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында аңлатты.

Җыеннарда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты һәм 2017 елда районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында сөйләде. Гүзәл Рифкатовна һәм район оешмалары вәкилләре күп санлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Җыеннарга катнашучыларга концерт программасы тәкъдим ителде. Ике авылда да кул эшләреннән һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарларыннан төзелгән күргәзмә эшләде.

Җыеннар хакында тулырак язмаларны газетаның алдагы саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев