Кәүҗияк балалар бакчасына "су анасы" килгән
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү Кәүҗияк балалар бакчасында традициягә әйләнде.
Балалар шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен бик теләп өйрәнәләр һәм сәхнәләштерәләр. Габдулла Тукайның "Су анасы " экиятен балалар белән бергәләшеп, кечкенә генә үзгәрешләрдә керттек. Шулай итеп, куркыныч су анасы нәниләр өчен мәрхәмәтле образга әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев