САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияк авылында узган җыенда мәдәният йортына ремонт сорадылар

Кәүҗияк авылында узган халык җыенында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, “Сарман” агрофирмасы директоры Диккат Хөснетдинов катнаштылар.

Иң элек авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдиновның узган елда башкарылган эшләр турында отчеты тыңланды. “Сарман” агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Илнар Мәрданшин авыл хуҗалыгындагы эшләр турында сөйләде. Полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков райондагы һәм җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды. Ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова өлкәннәр тормышын яктыртты. Фәрит Мөнәвирович халыкны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, алда торган бурычларга тукталды. Соңыннан район һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашканнар бүләкләнде.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев