САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Китми калып булмый шул» - Алинә Сафиуллина гаиләсендә зур югалту

Алинә Сафиуллина күңелсез хәбәр хакында Инстаграм битендә хәбәр итте.

«Китте әбиебез… Бабай янына, Рөстәм абый янына…

 «Озыыын гумерләр (үзе шулай әйтә иде бу сүзне) биргән миңа Аллаһы Тәгалә, кызым», — дип әйтеп, кет-кет көлеп тә куя иде ахырдан. Әҗәлне алдаган Әлмәндәр сыман. Озак итеп сөйләп утырырга ярата иде. «Мин бабаеңа 4 ат җигеп төшсәң генә чыгам», — дип әйттем. Кияүгә алганда бабаең шуңа күрә кыңгыраулар тагып, 4 ат җигеп төште», — дип сөйли иде ул.

Кечкенәдән ашый башлауга бисмилләһ әйттерә иде, шул арада тәртипсезләнсәң, җилкәдә утыручы, бөтенесен дә язып баручы фәрештәләр турында сөйләп куя иде. Бөтен белгән догам — әби өйрәткән догалар… Яңалары ничектер истә калмый. Төшкән саен, өйрәткән догаларын сөйләтеп имтихан ала иде. Студент булып, авылга кунакка кайтач: «Догаларыңны онытмадыңмы икән, кил әле, сөйләп күрсәт әле», — ди әбием, тагын имтихан тапшыра идем. Ничәмә-ничә тапкыр, сабый баланың күңеленә кергәнче кабатланган догалар бит ул. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын», — дип язган җырчы.

Инстачылар җырчының кайгысын уртаклашканнар: «Урыны җәннәттә булсын», «Тирән кайгыңны уртаклашам, дустым», «Китми калып булмый шул… Калганнарга сабырлык», «Бик яхшы, чиста күңелле әби иде. Урыны оҗмахта булсын».

 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев