САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичләрне клубта уздырыйк

Зур Нөркәй мәдәният йорты каршында "Без бердәм гаилә" исемле өлкәннәр һәм инвалидлар клубы эшләп килә. Күптән түгел ул Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурста катнашып, 80 мең сумлык грант отты. Әлеге хәбәр бөтен авыл халкы өчен бик зур шатлык булды. Чөнки грант акчасына мәдәният йортына...

Зур Нөркәй мәдәният йорты каршында "Без бердәм гаилә" исемле өлкәннәр һәм инвалидлар клубы эшләп килә. Күптән түгел ул Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурста катнашып, 80 мең сумлык грант отты.
Әлеге хәбәр бөтен авыл халкы өчен бик зур шатлык булды. Чөнки грант акчасына мәдәният йортына бильярд өстәле һәм кинопроектор кайтартылды. Хәзер аннан авылыбызның өлкәннәре дә, яшьләре дә өзелми: берәүләр бильярд уйныйлар, икенчеләр татарча кинолар карыйлар. Балалар өчен мультфильмнар да күрсәтелә.
Өлкәннәребез бу клубта үз шөгыльләрен таптылар. Яңа гына оешкан курай, кашыклар һәм башка төрле уен кораллары ярдәмендә татар халык җырларын башкарган "Нөркәем" фольклор ансамблен тамашачылар яратып өлгерде инде. Авылыбыз рәссамы - клубыбызның актив члены Нурсинә Шәрәфетдинованың картиналар күргәзмәсе дә халык күңеленә бик хуш килде.
Клубның планнары зурдан. Монда "Җырлыйк әле", "Башваткыч", "Әбием әкиятләре" кебек кичәләр; рәсем ясау, чигү, бәйләү, аш-су әзерләү буенча мастер-класслар үткәрү күздә тотыла. Шулай ук төрле белгечләрне чакырып, түгәрәк өстәлләр үткәрү дә планлаштырыла. Гомумән, хәзер клубның эше бик җанланып бара. Безгә - өлкән кешегә, ялгызларга, бигрәк тә яхшы. Үземнең, элек мәдәният өлкәсендә эшләгәнгәме, клуб үткәргән бер генә кичәдән дә калганым юк. Җырын да җырлыйбыз, биибез дә, төрле мәзәкләр дә куябыз. Өйдә моңаеп, ялгызлыктан интегеп утырасы түгел, сериаллар бетми ул. Өлкәннәргә сүзем шул, бергәләп чыгыйк клубка, аралашыйк, төрле чараларда актив катнашыйк, үзебезнең тормышыбызны тагын да ямьләндерик. Сүземнең ахырында безнең өчен тырышып йөргән мәдәният йорты хезмәткәрләре Илһамия Кутусова, Рәсимә Вәлиуллина һәм Рамил Вәлиуллинга авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Аларга эшләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен, саулык-сәламәтлек телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X