САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби хезмәттән сәлам юллаганнар

Район вәкилләре, әти-әниләр елга ике тапкыр Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендә 14258 частьтә хезмәт итүче егетләребез янына барып, аларның хәлләрен белешеп, хезмәт итү шартлары белән танышып кайталар. Быел да әлеге традиция - гамәлдә.

Бу көннәрдә Сарман һәм Мөслим районнары делегацияләре егетләребез янына киттеләр. Аларга күп сәлам һәм күчтәнәчкә “Сарман” газетасын җибәрдек. 
- Читтә булганда, туган яктан килгән һәр хәбәр кадерле. Газетаны кулга алгач, әти-әниләр, якыннар янына кайтып килгәндәй булдык, рәхмәт, - дигәннәр егетләр. 
Тагын бер сөенечле хәбәр: Җәлил егете Раил Арсланов зур оркестр составында Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак. Ул бүгенге көндә репетицияләрдә йөри. Раилнең уңышлары турында без элек тә язганыбыз бар иде. Афәрин, безнекеләр кайда да сынатмыйлар. 

Бүгенге көндә әлеге частьтә 15 райондаш егетебез хезмәт итә.

Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәп, исән-имин туган якларыгызга әйләнеп кайтырга язсын сезгә, егетләр, күңелле очрашулар көтсен.

Альбина Сабирова язмасы.

Илгизәр Гаделшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев