САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттәшебез Фирая Хакова бакчасында кунакта

Һәр чәчәкнең үз “көе”, үз “холкы”.

Чәчәкләр, гөлләр үстерү өчен матур, йомшак күңелле булырга кирәк. Нәкъ менә безнең хезмәттәшебез -  Фирая Хакова кебек. Хөсәен Ямашев урамындагы әнисе яши торган төп нигез ишегалдында нинди генә  чәчәкләре юк аның- сокланып туймассың!  “Килү белән, иң элек, бакчага күз ташлыйм: кайсылары ачылган, кайсылары менә-менә атарга тора, барысын да сәламлим, сөйләшәм, үткәндә сыпырып китәм ”, — ди ул.

Һәр үсемлекнең үз “көе”, үз “холкы”: бер ишенә кояш кирәк, икенче берсе күләгәлерәк урынны үз итә. Кайсысына суны  - аз-азлап, кайсысына күпләп сибәргә кирәк. Күршелек дигәне дә бар бит әле - кайсы үсемлек нинди чәчәкне үз  итә.  Бакчасында, күбесенчә, күпъеллык үсентеләр. Аларны, нигездә, орлыктан үзе әзерли, базардан да  күзе төшкәнен алмый калмый.   Бәрхет гөлләр, флокслар, алтын чәчәкләр (хризантема), әллә ничә төрле розалары, биш төрле лилиясе, лаләчәләре, декоратив мәк, баданы, шар һәм конус формасындагы озынча туялары, ясмин, ак сирень, адонис, “сныть”, “пион”нары, биек тау чалмабашы... Чәчәкләр кешене яхшы аңлый, кәефеңне, хәл-торышыңны “сизеп”, “күреп” торалар. Кайчагында чәчәк атарга җыенмаганы да иртән торуга чәчәктә утыра.  Иҗат кешесе буларак, ул  һәрнәрсәдән матурлык таба,  аны үз куллары белән тудыра да белә. Бакчасының уртасына декоратив ташлардан “альпийская горка” эшләгән, ясалма күл урнаштырган, кунакка   фламинго да килгән. Шул тирәдә генә бакасы утыра, тиен белән керпесе йөри... Өе дә берсеннән-берсе матур гөлләр белән тулы аның.

Реклама

Роза Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X