САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел булды

Сарман аграр көллияте дирекциясе Өлкәннәр көне уңаеннан, елдагыча, биредә эшләп лаеклы ялга чыкканнарны хөрмәтләп, чәй мәҗлесе үткәрде. Бәйрәм башланыр алдыннан аның музеенда булып, истәлекле язмалар, фотосурәтләр, тарихи материаллар белән таныштык. Резидә Сафаргалина кыска гына вакыт эчендә бик күп экспонатлар туплаган. Аңа алга таба да иҗат уңышлары юлдаш булсын. «Бер күрешү...

Сарман аграр көллияте дирекциясе Өлкәннәр көне уңаеннан, елдагыча, биредә эшләп лаеклы ялга чыкканнарны хөрмәтләп, чәй мәҗлесе үткәрде.
Бәйрәм башланыр алдыннан аның музеенда булып, истәлекле язмалар, фотосурәтләр, тарихи материаллар белән таныштык. Резидә Сафаргалина кыска гына вакыт эчендә бик күп экспонатлар туплаган. Аңа алга таба да иҗат уңышлары юлдаш булсын.
«Бер күрешү - үзе бер гомер» дип аталган кичәне өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина алып барды. Көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов гомерләрен шушы уку йортына багышлаган ветераннарның тырыш хезмәтләрен искә алды, соңгы елларда ирешелгәннәргә тукталды. Ветераннар Илфат Мәрданов, Тәзкия Латыйпова, Вәсим Рәхимов, Асия Габдрахманова, Мәхмүт Салихов, Вәлия Садыйкова истәлекләре белән уртаклаштылар, очраштырганнары өчен, көллият коллективына рәхмәт җиткерделәр. Чәй мәҗлесе егет-кызларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Ниндидер сәбәпләр белән мәҗлескә килә алмаучыларга күчтәнәчләр өйләренә илтелде. Ә бәйрәм алдыннан һәр ветеранга көллият үстергән бодайдан тарттырылган берәр капчык он тараттылар.
Гөлфия Сәетшина,
хезмәт ветераны.
Александровка авыл җирлегендә дә Өлкәннәр көне олылап билгеләп үтелде. Аны уздыруда «Җәлил» агрофирмасы матди яктан зур ярдәм күрсәтте.
Агрофирма директоры Яхъя Наил улына бик рәхмәтлебез, табын әзерләү өчен, продукция белән булышты. Авыл җирлегендә пропискада булган өлкәннәргә бераз акчалата ярдәм дә күрсәтелде. Александровкада өлкәннәр мәктәпкә җыелдылар. Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре бик матур итеп, рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Өлкәннәрне Я.Фәсхетдинов, авыл җирлеге башлыгы Р. Хәйруллин тәбрикләделәр. Авылның мөхтәрәм агасы Ильяс Гыймаев, христиан динендәгеләрдән рөхсәт сорап, Коръәннән аятьләр укыды. Өлкәннәребез бик матур гәпләшеп, соңыннан клуб кызларына кушылып җырлап, биеп, күңелле ял иттеләр. Шундый ук бәйрәм Яхшы Каранда да узды. Өлкәннәр бик канәгать калдылар.
Фалия Әхмәтҗанова,
ветераннар советы рәисе.
Шәрләрәмә авыл җирлеге ветераннары да бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Ул Сөлектә - клубта, Шәрләрәмәдә мәчеттә үткәрелде.
Кормашлылар Шәрләрәмәгә килделәр. Өлкәннәрне бәйрәм белән районнан килгән вәкил - Федераль дәүләт теркәве хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Р.Таишев, «Нөркәй» агрофирмасы директоры урынбасары Х.Шәйхразыев, авыл җирлеге башлыгы Н.Сафин котладылар, районда, агрофирмада эшләр барышы белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр. Клубта мәктәп балалары бик матур концерт куйдылар.
Чәй табыннары мул иде. Аларны әзерләүгә агрофирма һәм эшмәкәрләр Дамир Миңнуллин, Дилшат Нуртдинов ярдәм иттеләр.
Роза Шәйгарданова,
ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев