САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда “Кече ватан мәдәнияте” проектына йомгак ясадылар

Партия ярдәме белән өч елда 32 спектакль куелды.

- “Кече ватан мәдәнияте” дигән федераль партия проекты дәвам итә. Ул алга таба да шул ук күләмдәге яки арттырылган финанс нигезендә эшләр дип ышанабыз. Әлеге проект нигезендә без балалар һәм яшүсмерләрне театрга йөрергә өйрәтербез дип өметләнәбез, - диде проектның төбәк координаторы Людмила Рыбакова.
Партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре урынбасары Римма Ратникова: “Мәдәният – сәясәт һәм сәясәтчеләрнең тыкшынуын яратмый торган аерым тармак”, - дип билгеләп үтте.
Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева өч ел эчендә республика балалар театрларында 32 яңа тамаша куелганлыгын әйтте.
- Проект эшли башлаганчы безнең балалар спектакленең уртача бюджеты 100, 300 мең булырга мөмкин иде. 500 мең була икән, бу –бик яхшы, ә хәзер без балалар спектаклен 1 миллион сумга да, 2 миллион сумга да куя алабыз, - диде спикер.
2019 елда яңа спектакльләр өчен республикага 50 миллион сум акча бүлгәннәр иде. Узган ел проектта ике номинация буенча 12 балалар һәм драматик театрлар катнашты. Проектның максаты – кече шәһәрләр мәдәниятенә икенче тормыш бирү. Ул барлык гражданнарга мәдәни кыйммәтләр белән таныша алу мөмкинлеге, тотрыклы дәүләт ярдәме өчен шартлар, талантлы балалар һәм яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр, авыл клубларының матди-техник базасын үстерү һәм яңартуга юнәлтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев