САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан метросында шәрә ир-ат сурәтләнгән постер куйганнар

«Тукай мәйданы» метро станциясе янындагы җәяүлеләр кичүендәге постер турында метро администрациясе аңлатма бирде.

Казан метросының «Тукай мәйданы» метро станциясе янында шәрә ир-ат төшерелгән постер куйганнар. Әлеге стенд фотосы социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.  

Постерда битлек кию режимын үтәргә чакырган ир-ат сурәтләнә. Стендта ир-атның интим урынына битлекләр куелган. Битлекне теләге булган һәркем түләүсез алып куллана ала. Постер — шаяртулы реклама, итеп тәкъдим ителгән.


Фотода - "Борат" фильмында уйнап танылган комик актер Саша Барон Коэнның Борат образындагы фотосы. Бу псевододокументаль фильмда актер Казахстан һәм анда яшәүче кешеләрдән көлә. Борат - казах журналисты, ул АКШта төрле көлкеле хәлләргә юлыга һәм үзен ахмакларча тота. Фильм Казахстанда тискәре реакция тудырды. Казахстанның Бөекбританиядәге Илчесе бу фильмның Казахстан белән бернинди уртаклыгы булмавын белдерде, аны төшерүчеләрне расистлыкта һәм шовинизмда гаепләде. Казахстанда бу фильм күрсәтелмәде. Әмма күпмедер вакыттан соң фильмга караш үзгәрде. Әйтик, Казахстан тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Рахат Алиев казахларны юмор хисенә уңай мөнәсәбәттә булырга өндәде.

Быел фильмның икенче сериясе чыкты. Аңа реакция шулай ук тискәре булды. Әйтик, Төркия президенты бу фильның үз илләрендә күрсәтелмәячәген әйтте. Актерны тотып кыйнарга өндәүчеләр дә булды. 

Реклама

«Метроэлектротранс» оешмасы әлеге постер турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә аңлатма биргән. Постерны билгесез кеше урнаштырган, аның метрога бернинди катнашы да юк.

«Постер станциядә куелмаган, ул станция янындагы җәяүлеләр кичүендә. Хәзер бу стенд юк инде, аны барлыкка килүгә үк диярлек алып та куйдылар. Шуннан соң ул ир-атны полиция тоткарлады, — дип аңлатканнар «Метроэлектротранс»ның маркетинг бүлегендә.

Агентлыкка билгеле булганча, постер куйган ир-атка полиция хезмәткәрләре игътибар иткән, ләкин аны тоткарламаганнар. Бу кеше белән сөйләшкәннәр, метрода теләсә нинди акцияләр, шул исәптән реклама турындагылары да, тыела. Шуннан соң ир-ат китеп барган, диелә бу хәбәрдә.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X