САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каташ-Каран авылы нәниләре халык авыз иҗаты белән яшьләй таныша

.

Кечкенә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты белән таныштыру бүгенге көндә бик мөһим, чөнки анда булган әкиятләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр һәм башкасы балаларның телен үстерүдә, аның матурлыгын тоемлауда, тәрбияләүдә актив роль уйныйлар. Каташ-Каран авылында яшәүче балалар җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән “Гөлбану”, “Әби,әби, чиш әле”, “Ал кирәк, гөл кирәк” кебек уеннарында бик теләп һәм кызыксынып катнашалар. Тәкъдим ителгән биремнәрне балаларның барысы да уңышлы үти һәм үзенә белем дә алып кала. Каташ-Каран мәдәният йорты мөдире Галиева Әлфия сәнгать җитәкчесе Илһамова Галия белән берлектә әлеге чараларның бик еш үтүе турында да сөйләделәр. “Без балаларда халык авыз иҗатына карата мәхәббәт уяту һәм телне саклау мәсьәләсенә зур көч куябыз”,- диде мәдәният йорты җитәкчесе.
Нәниләребез җәйне файда белән үткәрүләренә җитәкчеләргә рәхмәт кенә әйтәсе кала!

Автор: Рания Талибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев