САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картингчыларның каникуллары юк

Балаларның җәйге каникуллары барса да, «Ялкын» картинг клубына йөрүчеләр ярышларда катнашуларын һәм җиңү баскычларына менүләрен дәвам итәләр. Казан шәһәренең «Форсаж» картинг үзәгендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда, ТР Хөкүмәте кубогын яулау өчен, безнең картингчылар да көч сынашты. Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 39 команда - 187 спортчы катнашты....

Балаларның җәйге каникуллары барса да, «Ялкын» картинг клубына йөрүчеләр ярышларда катнашуларын һәм җиңү баскычларына менүләрен дәвам итәләр.
Казан шәһәренең «Форсаж» картинг үзәгендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелгән ярышларда, ТР Хөкүмәте кубогын яулау өчен, безнең картингчылар да көч сынашты. Анда республиканың район һәм шәһәрләреннән 39 команда - 187 спортчы катнашты. Бәйрәм тантанасын ТР Премьер-министры урынбасары Әсхәт Сәфәров ачты. Ул балаларны бәйрәм белән котлап, ярышларда уңышлар теләде.
Ярышлар ике класста үткәрелде. "Honda GX200"дә 9-12 яшьлек һәм "Honda GX270" классында 12-16 яшьлек картингчылар ярышты. "Honda GX200" классында картинг белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган Эдуард Гәрәйшин, Наил Әһелтдинов, Ринал Сабиров, Ислам Латыйпов, Илүс Хәкимуллин катнаштылар. Бу спортчыларга әле ун яшь тә юк. "Honda GX270" классында узышкан Айдар Әюпов һәм Рәмис Хәбибуллинны бу юлы бәхет читләп үтте. Бу класста кызларыбыз - Сарман урта мәктәбе укучылары Алина Хәйруллина, Венера Кудашкина, Регина Шәймәрданова, Алина Тавкиева, Индира Сөләйманова да үзләрен сынап карадылар. Бу ярышта беренчелекне "Форсаж" командасы спортчысы яулады. Икенче призлы урынга "Ялкын"нан Илһам Шакиров чыкты, өченче урында - Саба спортчысы. Безнең Илназ Зәйнуллин, беренче унлыкка керүдән аз гына калышып, финишка уникенче булып килде. Призерларга медаль, кубок һәм истәлек бүләкләрен ТР Премьер-министры Илдар Халиков үзе тапшырды.
23нче июньдә картинг буенча Уфа шәһәре ачык чемпионаты узды. Бу көнне Сарманда көчле давыллы яңгыр иде. Безнең бәхеткә, Уфада һава торышы бик үзгәрүчән булса да, яңгыр яумады.
Ярышлар "Кадет" (9-15 яшьлекләр), "Национальный - Юниор" (13-18 яшьлекләр), "Национальный" (16 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр) классларында булды. "Кадет" классында катнашкан егетебез Илһам Шакиров беренче призлы урынны яулады. Алмаз Ахмедов финишка җиденче булып килде. "Национальный - Юниор" классында Айдар Әюпов призлы икенче урынга лаек булды. Рәмис Хәбибуллин финиш сызыгын дүртенче булып узды. "Национальный" классында стандарт двигательле картларда (заводтан чыкканнан бирле бер нәрсәсе дә үзгәртелмәгән) чыгыш ясаган узышчылар арасында аграр көллият укучылары Руслан Харрасов белән Илһам Гыйниятуллин беренче унлыкка керделәр. Бу класста өлкән яшьтәге спортчылар узышса да, безнең егетләр сынатмады: Илһам финишка - дүртенче, Руслан алтынчы булып килделәр. Беренче - өченче урыннарга чыккан узышчылар көчәйтелгән двигательле картларда ярыштылар.
"Ялкын" командасы җәйге сезонны шундый матур нәтиҗәләр белән башлады. Егетләребез, директорыбыз Раиф Сәетшинның тырышлыгы бушка китмәде. Механигыбыз Мөдәрис Гыйниятуллин да машиналарны ярышларга ныклап әзерләгән иде. Без, ярдәмнәре өчен, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалына, Мәдәният бүлегенә, шоферлар Ришат Шакиров һәм Ринат Харрасовка эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X