Карашай Саклау авылында "Игелек кыл" акциясенә старт бирелде
Карашай Саклау авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы "Игелек кыл" девизы астында үтә. Аңа иң беренче булып, Гүзәл Кәрәмиева кушылды. Ул мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларына "Айсылу" исемле татар фильмын бушлай күрсәтүне оештырды. Кинофильм караганнан соң, мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәрне тәмле бәлеш белән сыйланырга табынга чакырдылар. Җирлек депутатлары аларга күчтәнәчләр өләштеләр. Материалны әзерләде Альбина...
Карашай Саклау авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы "Игелек кыл" девизы астында үтә. Аңа иң беренче булып, Гүзәл Кәрәмиева кушылды. Ул мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларына "Айсылу" исемле татар фильмын бушлай күрсәтүне оештырды. Кинофильм караганнан соң, мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәрне тәмле бәлеш белән сыйланырга табынга чакырдылар. Җирлек депутатлары аларга күчтәнәчләр өләштеләр.
Материалны әзерләде Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев