САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ижевск шәһәрендә булган шартлау хакында иң элек коллегабыздан ишеттек

Ижевск шәһәрендә булган шартлау хакында иң элек коллегабыздан ишеттек Кичә Ижевск шәһәрендә булган шартлау турында без иң беренчеләрдән булып, озак еллар "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәмзия Зариповадан ишеттек. Ул - бүгенге көндә лаеклы ялда һәм Ижевскта яшәүче кызы, оныклары янына еш бара. Кичә шәһәр үзәгенә оныгын чит...

Ижевск шәһәрендә булган шартлау хакында иң элек коллегабыздан ишеттек

Кичә Ижевск шәһәрендә булган шартлау турында без иң беренчеләрдән булып, озак еллар "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәмзия Зариповадан ишеттек. Ул - бүгенге көндә лаеклы ялда һәм Ижевскта яшәүче кызы, оныклары янына еш бара. Кичә шәһәр үзәгенә оныгын чит телләр буенча шөгыльләргә алып барырга дип чыккан. Җирле вакыт белән кичке бишләр тирәсе булган. Көчле шартлау тавышы ишетелгәндә, алар автобуста барганнар. Барысы да, авария булды, дип уйлаганнар. Шоферга шалтыратып, юлларның ябылуы хакында кисәткәннәр, ә ул, үз чиратында, пассажирларга җәяү китәргә туры килүен хәбәр иткән. Коллегам белән оныгы да җәяү киткәннәр. Кешеләр йорт шартлавы турында сөйләшкәннәр, ул арада йорт янына ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте машиналары җыелган. Занятиеләр тәмамланып чыгуга, барысы да тынычланган, автобуста өйләренә кайтканнар.

Мәгълүм булганча, кичә Ижевск шәһәренең Октябрь районында күпкатлы йортта шартлау булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, алты кеше һәлак булган.

Альбина Сабирова

Фото: https://vk.com/im?peers=48738558&sel=424825790&z=photo424825790_456239046%2Fmail19831

Видео: https://vk.com/video?z=video-135094415_456239138%2F7c1dc13d6240330e99%2Fpl_cat_updates

шулай ук укыгыз:http:// http://elabuga-rt.ru/news/novosti/ochevidets-rasskaza..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев