Юл инспекциясе -35 градуслы суыкларда юлга чыкмаска чакыра
Җәмгыять

Юл инспекциясе -35 градуслы суыкларда юлга чыкмаска чакыра

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, аномаль суыклар килү сәбәпле, республика халкына, шул исәптән Сарман районында яшәүчеләргә дә, ашыгыч кисәтү юллады.

5 февральгә каршы төндә һәм иртән һава температурасы -35°C-ка кадәр төшәргә мөмкин.

Мондый салкыннарда машина бозылу яки юл-транспорт һәлакәтенә тару куркынычы берничә тапкырга арта. Инспекторлар якын тәүлек эчендә үтә мөһим булмаган сәфәрләрдән тыелып торуыгызны сорый.

Әгәр юлга чыгу кичектергесез булса, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:

 * Машинаның техник торышын җентекләп тикшерегез.

 * Җылы кием һәм җылы аяк киеме кию мәҗбүри.

 * Үзегез белән ягулык запасы, кайнар чәй салынган термос һәм тулысынча зарядкаланган телефон алыгыз.

 * Юлда чиктән тыш сак һәм игътибарлы булыгыз.


Нет комментариев