САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Искеминзәләбашлылар зур трактор сорадылар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль -икътисади торышын анализлады.

Җирлектә тракторның кечесе бар, аның белән тротуарларны чистарталар, кечерәк территорияләрдә эш башкарыла. Күләмлерәкләрен биләр өчен, техниканың куәтлерәге кирәк. Әлеге сорауны Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә үткән халык җыенында авыл ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов күтәрде. Дөрес, җирлектә шактый эшләр башкарылган. Үзара салым акчалары хисабына да күп эшләнә. Әмма җыелып бетмәгән өлеше дә бар. Җыенда бу хакта да сүз булды. Җирлек башлыгы Айдар Габдрахманов узган елга исәп-хисап ясады. "Минзәләбаш" җитештерү комплексы җитәкчесе Илшат Вәлиев үз чыгышында авыл хуҗалыгы өлкәсен яктыртты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль -икътисади торышын анализлады. Соңыннан бүләкләүләр булды, сораулар, тәкъдимнәр кабул ителде.

Альбина Сабирова язмасы , фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев