САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш укытучылары конференциядә катнаштылар

30 нчы ноябрь көнне “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” укытучылары Тукай районы Теләнче-Тамак авылында узган IV Бөтенросси фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

Конференция мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләргә экологик-географик белем бирү дәвамчылыгына, “Советлар Союзы Герое Н.Х. Шарипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 80 еллык юбилеена багышланган иде.
Конференция бик эшлекле үтте. Оештыру комитетында педагогика фәннәре кандидаты, КФУ профессоры Гайсин И.Т., рус географик оешмасы вәкиле Агарков А.Ю. кебек дәрәҗәле кунаклар бар иде. 
Фәнни-гамәли конференция 4 секциядә үтте: “Табигый-географик дисциплиналарны укытуда дәвамчанлык”, “Мәктәптә һәм югары уку йортларында укыту методикаларының актуаль сораулары”, “Туган якны өйрәнүнең роле”, “Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау”. Конференция материаллары җыентыгы басылып чыкты.
Конференциядә катнашкан җиде укытучыбыз бу очрашудан бик күп файдалы мәгълүмат туплап, тәҗрибә уртаклашып, җылы хисләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев