САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Иске Кәшердә туып үскән Резеда Сәлахова "Альп таулары" торты рецепты белән уртаклаша

Ис­ке Кә­шер авы­лын­да ту­ып-үс­кән Ре­зе­да Сәла­хо­ва (Ра­ма­за­но­ва) га­зе­та уку­чы­ла­ры­на "Альп тау­ла­ры" тор­ты ре­цеп­тын тәкъ­дим итә. Ка­мыр ясау өчен: 2 йо­мыр­ка, 100 грамм ши­кәр ко­мы, 200 грамм ак май, якын­ча 600 грамм он, 1 чәй ка­ла­гы со­да (ук­сус бе­лән сүн­де­рел­гән) ки­рәк бу­ла. Эч­лек өчен: 200 грамм әс­тер­хан чик­лә­ве­ге әзер­ли­без. Крем ясау...

Ис­ке Кә­шер авы­лын­да ту­ып-үс­кән Ре­зе­да Сәла­хо­ва (Ра­ма­за­но­ва) га­зе­та уку­чы­ла­ры­на "Альп тау­ла­ры" тор­ты ре­цеп­тын тәкъ­дим итә.

Ка­мыр ясау өчен: 2 йо­мыр­ка, 100 грамм ши­кәр ко­мы, 200 грамм ак май, якын­ча 600 грамм он, 1 чәй ка­ла­гы со­да (ук­сус бе­лән сүн­де­рел­гән) ки­рәк бу­ла. Эч­лек өчен: 200 грамм әс­тер­хан чик­лә­ве­ге әзер­ли­без. Крем ясау өчен: 15 процентлы 500 грамм кай­мак, 50-100 грамм ши­кәр ко­мы ки­рәк.

Йом­шар­тыл­ган ак май­ны ши­кәр ко­мы бе­лән бол­га­та­быз, йо­мыр­ка, со­да өс­ти­без. Он­ны ка­мыр йом­шак, элас­тик бу­лыр­лык итеп, өлеш­ләп са­ла­быз. Әзер ка­мыр­ны яр­ты сә­гать­кә су­ыт­кыч­ка ку­еп то­ра­быз. Шул ара­да крем әзер­ли­без - кай­мак­ны ши­кәр ко­мы бе­лән кү­пер­тә­без.

Ка­мыр­ны чәй ка­шы­гы бе­лән алып, аның эче­нә әс­тер­хан чик­лә­ве­ге­нең дүрттән бер өле­шен тө­рә­без һәм овал фор­ма­сын­да әвә­ли­без. Та­ба­га те­зеп, тем­пе­ра­ту­ра­сы 220 гра­дус бул­ган ду­хов­ка­да 20-30 ми­нут пе­ше­рә­без. Пеш­кән ка­мыр­лар­ны крем­га ма­нып, торт­ны тау фор­ма­сын­да өя­без. Өс­те­нә кал­ган крем­ны са­ла­быз. 4-5 сә­гать үтү­гә, тор­ты­быз крем­ны сең­де­рә һәм әзер бу­ла.

Иң мө­һи­ме - нәр­сә пе­шер­сә­гез дә, кү­тә­рен­ке кү­ңел һәм ях­шы кә­еф өс­тәр­гә оныт­ма­гыз! Аш­ла­ры­гыз тәм­ле бул­сын!

Без газета укучыларыбыздан әлеге конкурска да фотолы рецептлар көтеп калабыз. Хәзер кайнатма ясау, кышка тәм-томнар әзерләү вакыты да керде. Үзегез отышлы дип санаган рецептларыгызны башкалар белән дә уртаклашыгыз. Язмаларны, фотоларны редакциягә, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юллый яласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев