САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер мәктәбе укучылары : “Батыр булырбыз!” – диләр

Балалар оешмалары яшь буын мәнфәгатьләрен чагылдыру, балаларга һәм яшүсмерләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, төрле яклы үсешкә ирешергә ярдәм итү, аларда яшь гражданнар буларак җаваплылык хисе тәрбияләү бурычын куя. Балаларның интеллектуаль экологик, эстетик, уен, хезмәт, икътисад, эзләнү һ.б.төр эшчәнлектә катнашуы аларның үсеше, үз сәләтләреннән файдалана белергә өйрәнүләре өчен мөһим. Балалар оешмасы...

Балалар оешмалары яшь буын мәнфәгатьләрен чагылдыру, балаларга һәм яшүсмерләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга, төрле яклы үсешкә ирешергә ярдәм итү, аларда яшь гражданнар буларак җаваплылык хисе тәрбияләү бурычын куя. Балаларның интеллектуаль экологик, эстетик, уен, хезмәт, икътисад, эзләнү һ.б.төр эшчәнлектә катнашуы аларның үсеше, үз сәләтләреннән файдалана белергә өйрәнүләре өчен мөһим.

Балалар оешмасы - иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Анда катнашу буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә шәхес буларак танылырга ярдәм итә. Үз оешмаларында балалар башка кешеләрне тыңлый белергә, уңай традицияләрне сакларга һәм яңаларын барлыкка китерергә өйрәнәләр. Оешмада башкарыла торган эшләр мөстәкыйльлеккә, ирекле аралашуга, үзеңә ошаган эшне сайлап ала белергә, сәләтеңне үстерергә өйрәтә.

- Иске Кәшер урта мәктәбендә Татарстан варислары берлеге балалар оешмасы - Зиннәт Хәсәнов исемендәге дружина эшләп килә. Ноябрь аенда, авылдашыбыз, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше, Зиннәт Хәсәновка 100 яшь тулды. Шушы уңайдан бездә тантаналы дружина сборы булды. Сборга һәр отряд зур әзерлек белән килде. Быргы һәм барабан тывышы астында Татарстан әләмен кертеп, отряд командирларының рапортларын кабул иткәннән соң, төп өлешкә күчтек. Беренче булып 3 сыйныф укучысы Муртазин Әмир сүз алды.Ул катнашучыларны үзенең Зиннәт Хәсәнов батырлыгын өйрәнгән фәнни-практик хезмәте белән таныштырды. Отрядлар шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар, батырның тормыш юлын яктырттылар. Китапханәче Закирова Эльмира, Зиннәт Хәсәнов турында туганы Якупова (Хәсәнова) Оркыя апа Хөснулла кызы сөйләгән истәлекләр белән уртаклашты.

Илебез азатлыгы өчен сугышта һәлак булган батырның исемен мәңгеләштереп, авылыбыз уртасында, горур күкрәген киереп, аның һәйкәле тора. Авыл җирлегендәге Анак авылының бер урамына Зиннәт Хәсәнов исеме бирелгән. Элегерәк, Иске Кәшер урта мәктәбенең тарих укытучысы, Әсгать абый Гарифуллин тарафыннан оештырылып, соңыннан Гөлгенә апа Хабибуллина җитәкчелегендә баетылган туган якны өйрәнү музеенда Зиннәт Хәсәновка багышланган бүлекчә бар. Бүгенге көндә ул Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә яңартылып, мәдәният йорты бинасында эшләп килә.

Роберт Миңнуллинның "Батыр булыгыз!" дип исемләнгән шигыре нәкъ менә Җәлилче батыр Зиннәт Хәсәновның авылдашларына - Иске Кәшер млайларына багышлап язылган.

Сезнең чишмә шифалыдыр!

Бәлки, шуңадыр

Нәкъ менә сезнең авылда

Батыр тугандыр?!

Зиннәт батыр эчеп үскән

Суларны эчкәч,

Сез дә бары батыр гына

Булырсыз үскәч!

Чөнки сезнең суыгыз - бер,

Җирегез - уртак.

Сезнең суны эчкән кеше

Булалмый куркак!

Сез дә солдатлар буласы,

Әзер торыгыз!

Зиннәт Хәсәнов шикелле

Батыр булыгыз!

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әтиеңне-әниеңне,

Туган илеңне!

Зиннәтулла да булгандыр

Нәкъ сезнең сыман.

Ә үзенең йөрәгенә

Күпме көч сыйган!

Үзенең туган халкыннан

Җыйган ул аны.

Авыр чакта хәтерләгез

Зиннәтулланы!

Һәм батыр җәлилчеләрне,

Җәлилнең үзен,

Буласыгыз килсә әгәр

Батыр һәм түзем!

Бөек җиңү таңын да бит

Алар аттырды!

…Авыр чакта хәтерләгез

Зиннәт Батырны!

Үзенең Ватанга бирелгәнлеге, батырлыгы белән Зиннәт Хәсәнов Җәлилчеләр гвардиясенең бер солдаты буларак үлемсезлек хокукы яулады. Бу безнең мәктәпнең, авылның зур горурлыгы.

Зиннәт Хәсәнов исемен йөртүче дружина варислары "Батыр булыгыз!" -дигән өндәмәгә "Батыр булырбыз!" - дип җавап бирәләр, - дип хәбәр итә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Разия Рамазанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев