САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер авылында яшәүче Халисә Шәймәрданова чәчәкләр ярата

.

Аның күңел матурлыгын, эчке дөньясын капкасын ачып керүгә үк сиземли башлыйсың кебек. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Халисә апаның күзләре очкын чәчә, тирә-юньне гүзәллеккә күмә. Чәчәкләр ярата ул. Бакчасында аларның төрлесе үсә. Зәвык белән утыртылган гөлләр арасына хәтта аккошлар да “төшкәннәр”.
- Гомергә матурлыкка кызыктым. Бу чәчәкләр яшәү яме өстиләр. Кая барсам да, чәчәкләргә күз төшә. Йөргән җиремнән чәчәк күтәреп кайта торган гадәтем бар. Алар миңа дәрт бирәләр, яшәр өчен көч өстиләр. Яратам матурлыкны, - ди ул.
Халисә апаның 43 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Шуның 34 елын мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли ул.
- Аллага шөкер, эшемне яраттылар. Пенсиягә чыккач та, ике ел эшләдем, китәм, дигәч тә, мәктәп директоры Дамир Курмашевның бик җибәрәсе килмәде. Төрле чорларда эшләдек инде. Тактада кер уып, мич ягып җылыта торган вакытлар да булды. Интернатта төрле авыллардан килгән 120ләп бала торган чорлар бар иде, - дип искә алды ветеран.
Бүген - 10 августта Шәймәрданова Халисә Шәйсолтан кызының туган көне. Аңа 79 яшь тула. Туганнарын яратучы, авылдашларын хөрмәт итүче, башкаларга бары тик изге теләктә торучы Халисә апаның үзенә дә киләчәктә бүгенгедәй шат күңелле, ихлас булып, үзе тудырган матурлыктан көч-дәрт алып, озак еллар сихәтлектә яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев