САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртэгэ узачак референдумга барырга онытма!

19 ноябрь көнне республика районнарында, шул рәттән, безнең районда да узара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. Башка еллардан белән аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшлиячәк. Участокның эш сәгатьләре: иртәнге...

19 ноябрь көнне республика районнарында, шул рәттән, безнең районда да узара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. Башка еллардан белән аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды.

Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшлиячәк. Участокның эш сәгатьләре: иртәнге 7 дән кичке 8 гә хәтле. Сайлауларда 18 яше тулган һәр гражданин катнашу хокукына ия.

Референдумда 2018 ел өчен узара салым күләме, аларны нинди җирле мәсьәләләр хәл итәр өчен тотылышы билгеләнәчәк.

Хөрмәтле райондашлар! Җирле мәсьәләләргә битараф калмыйк. 19 ноябрь көнне сайлау участокларына килеп үз фикеребезне белдерик. Сезне сайлау участокларында көтеп калабыз.

материалны МО Сарманово-Хуснуллина Альбина Альмировна

Albina.Husnullina@tatar.ru.җибәрде
фото https://pixabay.com/ru/photos/ алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев