САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илгизәр Кушаевның оныклары "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә кунакта булдылар

Бүген безгә кунакка район газетасының элеккеге баш мөхәррире - Илгизәр Кушаевның оныклары килделәр. Айсылу Кушаева Сарман гимназиясендә укый, Дарья Лундовская Мәскәү шәһәрендә яши һәм югары уку йортында хисапчы һөнәрен үзләштергән. Шулай ук кызлар белән бергә Айсылуның икетуганы һәм сыйныфташы Алсу Вәлиева да бар иде. Килгәч, кызлар бездән «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге»...

Бүген безгә кунакка район газетасының элеккеге баш мөхәррире - Илгизәр Кушаевның оныклары килделәр. Айсылу Кушаева Сарман гимназиясендә укый, Дарья Лундовская Мәскәү шәһәрендә яши һәм югары уку йортында хисапчы һөнәрен үзләштергән. Шулай ук кызлар белән бергә Айсылуның икетуганы һәм сыйныфташы Алсу Вәлиева да бар иде.

Килгәч, кызлар бездән «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» буенча экскурсия үткәрүне сорадылар. Әлбәттә, каршы килмәдек. Кунаклар редакциябезнең барлык бүлмәләрендә дә булдылар, газета чыгару нечкәлекләре белән таныштылар, истәлекле фотолар төшерделәр. Шулай ук аларга бабалары эшләгән вакыт турында да сөйләдек. «Бабам үз эшенең чын остасы булган», - диде Дарья.

Тагын килергә чакырып, кызларны озатып калдык. Алар килергә вәгъдә итеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев