САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз волейболчылары тренерларының туган көнен бәйрәм итәләр

.

Районда гына түгел, республикакүләм җиңү яулаган һәм танылган Илексаз авылы мәктәбенең волейбол буенча укучы кызлар командасының остазы Хуҗина Зилә Әкмал кызының бүген – туган көне. Яшь буынга физик тәрбия бирүгә, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләүгә зур өлеш керткән мөгаллим үзе дә тырыш хезмәте белән зур абруй казанды. Һәрвакыт ачык йөзле, позитив, креатив идеяләр белән актив тормыш позициясе биләүче остазга укучылар һәрвакыт тартылалар, аның киңәшләре белән югары үрләр яулыйлар. Без хөрмәтле райондашыбызны туган көне белән котлап, тигез тормыш, сәламәт гомер, балалар, оныклар куанычы һәм киләчәктә дә хезмәт уңышлары телибез.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев