САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә “Туган тел көне” үтте

19-21 нче февраль көннәрендә Илексаз мәктәбендә "Туган тел көне" үтте. "Туган телем - иркә гөлем" исемле сыйныф сәгатен авыл китапханәчесе Әлфия Закирова уздырды. 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф сәгатендә телләрнең төрлелеге, аларның килеп чыгышы, классификациясе каралды. 5-7 нче сыйныф укучылары, 2 командага бүленеп, "Кызыклы татар теле" ярышында катнаштылар. Сәләтле...

19-21 нче февраль көннәрендә Илексаз мәктәбендә "Туган тел көне" үтте. "Туган телем - иркә гөлем" исемле сыйныф сәгатен авыл китапханәчесе Әлфия Закирова уздырды. 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф сәгатендә телләрнең төрлелеге, аларның килеп чыгышы, классификациясе каралды. 5-7 нче сыйныф укучылары, 2 командага бүленеп, "Кызыклы татар теле" ярышында катнаштылар. Сәләтле укучылар өчен "Туган тел" чайнворды чиштерелде. Башлангыч сыйныф укучылары ребусларга җаваплар таптылар. 5 нче сыйныф укучылары "Туган телем - татар теле" исемле проект эшен башкардылар. Соңыннан Г. Тукай сүзләренә язылган " И Туган тел" җыры башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев