САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" бара

Сентябрьнең 5 сеннән балаларны әхлакый тәрбияләү, физик яктан камилләштерү һәм сәламәтләндерү максаты белән Илексаз мәктәбендә «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» башланды. Аның кысаларында укучылар, укытучылар белән берлектә, «Яхшылык -ул...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр үтте. Атналык чара 5 сентябрьдә 5-9 нчы сыйныф укучылары белән игелек дәресеннән башланып...

Сентябрьнең 5 сеннән балаларны әхлакый тәрбияләү, физик яктан камилләштерү һәм сәламәтләндерү максаты белән Илексаз мәктәбендә «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» башланды. Аның кысаларында укучылар, укытучылар белән берлектә, «Яхшылык -ул...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр үтте. Атналык чара 5 сентябрьдә 5-9 нчы сыйныф укучылары белән игелек дәресеннән башланып китте.

Шул уңайдан мәктәптә сугыш һәм хезмәт ветераннарына, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә бару, спорт чаралары каралган.

Биология дәресендә көнкүреш калдыкларын юк итү проблемасы турында сөйләштеләр, «Тормыш игелек кылыр өчен бирелгән» темасына шигырь укучылар конкурсы булды. Укучылар, үзләре шефлыкка алган ветераннар янына барып, хәлләрен белделәр. 9 нчы сыйныф укучылары мәдәният йорты янында Җиңү һәйкәлен тәртипкә китерде.

Район мәктәпләрендә игелек акцияләре үткәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев