САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучылары “Тамырлар” фонды һәм музей хезмәткәрләре белән очраштылар

"Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз", - дигәннәр борынгылар. Шушы максаттан мәктәбебездә Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче "Тамырлар" фонды һәм Сарманның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакта булдылар. Иң элек "Тамырлар" фонды директоры Марат Туйкин эш барышы белән таныштырды, соңыннан Әлфия Фәрит кызы шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты. - Шәҗәрәләр...

"Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз", - дигәннәр борынгылар. Шушы максаттан мәктәбебездә Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче "Тамырлар" фонды һәм Сарманның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре кунакта булдылар.

Иң элек "Тамырлар" фонды директоры Марат Туйкин эш барышы белән таныштырды, соңыннан Әлфия Фәрит кызы шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты.

- Шәҗәрәләр безгә бабаларыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Димәк, без үзебезнең нәсел агачыбызны һәм җиде буын бабаларыбызны белергә, алар белән горурланырга тиешбез, - диде соңыннан район үзәгендәге туган якны өйрәнү музее директоры Дания ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев