САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе балалары ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы белән очраштылар

"Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән. Бервакыт ул алтын тәнкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай итеп тагын алтыннар эзләвен дәвам итә. Дөрестән дә, аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәнкәләр очраган. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп киткән. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр: Нәрсә ул тормыш? Ул...

"Бер яшь кенә егет сикәлтәле юлдан бара икән. Бервакыт ул алтын тәнкә күреп ала һәм иелеп аны ала. Шулай итеп тагын алтыннар эзләвен дәвам итә. Дөрестән дә, аңа вакыт-вакыт кыйммәтле тәнкәләр очраган. Менә шулай аның бөтен тормышы үтеп киткән. Әлеге картка үләр алдыннан шундый сорау биргәннәр: Нәрсә ул тормыш? Ул карт җавап биргән: " Тормыш ул сикәлтәле юл. Кайвакыт анда алтын тәнкәләр дә очрап куя!"-дигән.
Дөрестән дә,нәрсә соң ул тормыш?
ТОРМЫШ - ул кешегә бары тик 1 генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләргә дә очрый. Ләкин һәрберебезнең тормышы үз кулында. Әлеге бүләкне ничек итеп куллану, нинди эчтәлекле маҗараларга баету- һәркемнең үз эше.
22 нче февральдә үткән очрашуда ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы Шамсиев Радик Рәшитович тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән генә баету хакында сөйләде.
Яшүсмерләрнең тәртип бозу очраклары, аларны булдырмау юлларын табу хакында аңлатты. 71 закон үтәлеше хакында да бәян итте. 71 законнан чыгып, кичке якта яшьләрнең ялы, клуб хакында киңәшләр бирде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Дөрестән дә, кеше ничек тели, шулай яшәргә ихтыярлы. Әмма кайбер вакытларда үзеңне тормышка яраклаштырырга да тиешсең. Нәрсәне булса да кире кагу, куркыныч адымнардан саклану - һәр кешенең дә үзе өчен мөһим адымы.
Бүгенге очрашу укучыларга уңай яктан гына тәэсир итте. Тормыш ул- кыска гомерле чәчәк. Шуңа күрә аны бары тик шатлыклы мизгелләр белән генә баетсак иде.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев