САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игәнәбаш егете Вашингтонда яши

Тумышы белән Игәнәбаш авылыннан булган якташыбыз Әнвәр Габдрахмановның хезмәте белән бәйле гомере туган җиреннән читтә үткән. Нефтьче булып эшләгән райондашыбыз бүгенге көндә лаеклы ялда. Язмыш кушуы буенча аңа АКШта да торырга туры килә. Кышларын хәзер дә Вашингтонда үткәрә ул. Казанга еш кайта. Туган якларын сагынуын ул шигъри юлларга салган һәм...


Тумышы белән Игәнәбаш авылыннан булган якташыбыз Әнвәр Габдрахмановның хезмәте белән бәйле гомере туган җиреннән читтә үткән. Нефтьче булып эшләгән райондашыбыз бүгенге көндә лаеклы ялда. Язмыш кушуы буенча аңа АКШта да торырга туры килә. Кышларын хәзер дә Вашингтонда үткәрә ул. Казанга еш кайта. Туган якларын сагынуын ул шигъри юлларга салган һәм редакциягә юллаган.
Эх, Сарманым, минем Сарманым,
Ул һәрчак минем йөрәк түрендә.
Ятсам йокларыма, керә төшләремә,
Илле еллап инде шулай менә.
Язам сезгә Вашингтон җиреннән,
Монда җылы, карлар да яумый.
Барыбер мин Сарманны сагынам,
Бары шунсы борчый минем күңелне.
Кәгазьгә салган шушы шигъри юлларны
Кемгә яздым икән, матур микән дип,
Һич туктатып булмый туган уйларымны.
Ярар Ходай белә, барын Үзе биргән,
Шундый уйлар юандыра минем күңелне.
Ике ел инде кышлыйм Вашигтонда,
Үзем - Игәнәбаш авылы малае.
Малай, диюем "под натягом" инде,
Бабай, дисәм, булыр дөресе.
Фотоларны жибәрдем мин сезгә
Нью-Йорк, Балтимор, Вашингтоннан,
Салдым Америка тауларыннан фотоны,
Шулай тырышам тигезләргә дөньяны.
Сәламегез ятты минем күңелемә дарудай,
Сөенеп бетә алмыйм шундый хатларга.
Фотолар күп җибәрермен, кызык булса,
Мина рәхәтлекне теләсәгез аңларга.
Ярар, язам, булып сезнең колыгыз,
Игәнәбаш авылында тудым мин.
Аз-маз анда җирне сукалап, урдым.
Аннан ике ел танкта хезмәт иттем мин.
Киттем чыгып Себер юлларына,
Анда өйрәндем нефть табарга.
Буровойда төзедем скважиналар,
Нижневартовскидан 70 чакрым,
Стрежевой дигән калада.
Алты ел эшләдем буровойда электрик булып,
Аннан бурильщик булып, скважиналар төзедем.
Аны цементладым, цехны җитәкләдем,
Утыз ел гомерем узды Томск-Себер җирендә.
Дүрт ел инде яшим Казанда мин,
Кышларын китәмен Вашингтонга.
Казанымда газиз туган ягым туфрагы,
Игәнәбашына кайтам сирәгрәк булса да.
Каен себеркесе ясыйм, җыям җиләк,
Гөмбәгә дә барам, балык тотам.
Куянын да куам кайчагында,
Шулай бара әкренләп минем тормышым.
Артта калды шаулап торган минем яшь чаклар,
Сизмәсәм дә үземдә мин картлыкны.
Бары шунысын әйтәсем килә сезгә,
Тормышым юллары турында минем.
Юк, мин юкка яшәмәдем кебек,
Бүгенге көндә шулай миңа тоела.
Әткәй салган һәм әнкәй яшәгән өй,
Әткәемне озатканганга кырыкка якын ел.
Бүген тора жиһазлары матур булып,
Бары да аның үз урынында.
Шуңа йөрим горурланып бүген мин,
Агачтан булса да төзегән йортыбыз бар.
Вашингтон белән бәхәсләшерлек
Авылым да яши, дигән уем бар.
Коймасы юк мондагы өйләрнең,
Коелары юк йорты янында.
Лапас, сарай турында әйтәсе дә юк,
Баз, мунчасы юк монда бөтенләй.
Монда тәртип һәм чисталык - сүзем юк,
Түләмиләр бәдрәфләрдә беркайда,
Чисталык була бары шул жирдә,
Кайда җирне пычратмыйлар диюем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев