Яшүсмерләр арасында нинди хокук бозулар киң таралган?
Статистикадан күренгәнчә, балалар һәм яшүсмерләр арасында да ярамаган гамәлләр кылучылар бар.
Район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе нәкъ менә шундый балалар белән эшли дә инде. Алардан алынган мәгълүматлар буенча, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә 29 яшүсмер, 62 гаилә исәптә тора, аларда 127 бала тәрбияләнә. Хокук бозуларга килгәндә, алар арасында урамда җәмәгать тәртибен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар бар. Андыйларга Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җаваплылык каралган.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның 7 февраль санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев