САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңү юлдаш булсын, Илнур!

Илнур Нуриевның бокс белән шөгыльләнә башлавына - 10 ел. Беренче елларда ук республика, Идел буе федераль округы беренчелекләрендә җиңү яулады һәм Россия беренчелегендә бронза медальгә лаек булды. 14 яшендә Чиләбе шәһәрендә "Динамо" үзәк советы беренчелегендә җиңү яулап, Россия беренчелегендә катнашты. 15 яшендә Саранск шәһәрендә үткәрелгән "Россия" профсоюзлары физкультура-спорт җәмгыятенең үзәк...

Илнур Нуриевның бокс белән шөгыльләнә башлавына - 10 ел. Беренче елларда ук республика, Идел буе федераль округы беренчелекләрендә җиңү яулады һәм Россия беренчелегендә бронза медальгә лаек булды.
14 яшендә Чиләбе шәһәрендә "Динамо" үзәк советы беренчелегендә җиңү яулап, Россия беренчелегендә катнашты. 15 яшендә Саранск шәһәрендә үткәрелгән "Россия" профсоюзлары физкультура-спорт җәмгыятенең үзәк советы беренчелегендә финалга чыкты. Тагын бер елдан республика бәйгесендә җиңү яулап, Киров шәһәрендә уздырылган Идел буе федераль округы беренчелегендә бронза медаль алды.
Яшь арткан саен, бокста уңышка ирешү авыррак була бара. Күнегүләрдә яшүсмерләр өлкәннәр, спорт мастерлары, спорт мастерлыгына кандидатлар белән шөгыльләнәләр. Илнур да, алар белән шөгыльләнеп, шактый тәҗрибә туплады. Юниорлар арасында беренче елны Татарстан беренчелегендә 1 нче урынны алды, спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде. Быел республика беренчелегенә уздырылган ярышларда өченче бәйгедә Казан спортчысына гына оттырды. Ә 1-6 нчы март көннәрендә Чабаксар шәһәрендә юниорлар арасында профсоюзларның "Россия" физкультура-спорт җәмгыятенең үзәк советы беренчелеге үткәрелде. 13 өлкә һәм республикадан иң көчле спортчылар җыелды. Илнур анда ике алышта җиңү яулады (шул исәптән Татарстан беренчелегендә җиңгән Казан спортчысы белән көрәштә дә) һәм бронза медаль алды.
Быел Илнур 11 нче классны тәмамлый. Аңа киләчәктә дә уңышлар, спорт бәйгеләрендә зур җиңүләргә ирешүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев