Хәерле иртә, Сарман! Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын фәрештәләр ачып куйсыннар.

Һәр иртәне сөенеп каршы алам, Һәр яңа көн - яңа бер өмет. Күзләремне ачып җибәрүгә, Көн яктысы тула бөркелеп. Күкрәгемне тутырып бер суласам, Киңәйгәндәй була сулышым. Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен Ачып куяр димен тормышның. Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын Фәрештәләр ачып куйсыннар....

Һәр иртәне сөенеп каршы алам,
Һәр яңа көн - яңа бер өмет.
Күзләремне ачып җибәрүгә,
Көн яктысы тула бөркелеп.

Күкрәгемне тутырып бер суласам,
Киңәйгәндәй була сулышым.
Бәлки, бу көн бәхет пәрдәләрен
Ачып куяр димен тормышның.

Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын,
Эштәгеләр эштән уңсыннар.
Һәр кешегә бәхет капкаларын
Фәрештәләр ачып куйсыннар.

Уйларының очын җуючылар
Эзләгәнен табып сөенсен.
Мәхәббәтне юк дип йөрүчеләр
Олы мәхәббәткә тиенсен.

Һәрбер көннең яңалыгы була,
Охшаш булмый көннәр көннәргә.
Көчсезләргә көч өстәсен бу көн
Гомер баскычыннан менәргә.

Яхшылыкка юмарт булсын бу көн,
Ишекләрне кайгы какмасын.
Максатына барган һәрбер кеше
Өмет белән алга атласын.

Кайчагында хәтта язмышыңны
Хәл итә дә куя бер көнең.
Биеклеге, түбәнлеге сыя
Шул бер көнгә бөтен гомернең.

Бер көн бары мизгел генә димик,
Көнләп санап булмый мизгелне.
Яшик әле бүген тотам диеп
Кулларыма бәхет тезгенен.

Фәнис Яруллин

фото из:https://vk.com/public118663509

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде