САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрсез югалмаган

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер Китабы" редакциясе Татарстанның сугыштан кайтмаган сугышчылары турында мәгълүматлар тупланган күптомлы Хәтер Китабы бастыруны төгәлләде. Редакция егерме ел дәвамында Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбыз турында мәгълүматлар җыйды. Шул дәвердә 400 меңләп сугышчының исемнәре торгызылды. Алар 23 төп һәм 5 өстәмә томда урын алды. Алар...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер Китабы" редакциясе Татарстанның сугыштан кайтмаган сугышчылары турында мәгълүматлар тупланган күптомлы Хәтер Китабы бастыруны төгәлләде.
Редакция егерме ел дәвамында Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбыз турында мәгълүматлар җыйды. Шул дәвердә 400 меңләп сугышчының исемнәре торгызылды. Алар 23 төп һәм 5 өстәмә томда урын алды. Алар арасында Шәрләрәмә авылыннан 1908 нче елгы Хуҗин Малик Хуҗа улы турында да мәгълүмат бар. Сугышка ул Ворошилов районыннан алынган, 1942 нче елның март-апрелендә хәбәрсез югалган. Шушындый кыска гына мәгълүмат белән аның исеме Хәтер Китабының 20нче томында мәңгеләштерелгән. Бу мәгълүмат төгәл булмаска да мөмкин. Чөнки аның әсирлеккә төшүе, 352 (316) нче Шталагта (концентрацион лагерь) булуы һәм лазаретта үпкә авыруыннан 1943 нче елның 20 мартында (9 майда) үлүе билгеле. Төрле документта үлү вакыты төрле күрсәтелгән. Тик бер үк кеше турында сүз бара, чөнки әсирнең номеры бер үк - 46670. Туган елы итеп 1909 нчы ел күрсәтелгән. Ул Белоруссиянең Минск өлкәсе, Масюковщина авылында җирләнгән.
Бәлки аның туганнары бу мәгълүматларны белмиләрдер. Бәлки кайбер дөреслисе мәгълүмат бардыр. Безнең адрес: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 нче йорт, "Хәтер Китабы" редакциясе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X