САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хат эчендә – рәхмәт

Ак чәчәкләр Кинәттән чирләп китеп, Сарман үзәк шифаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып чыгарга туры килде. Килеп керүгә, бөтен уңайлыклары тудырылган палатага урнаштырып та куйдылар. Бүлек мөдире Әнвәр Алекс улы һәм хирург Артур Рифкать улы, табиблар Илдус Котдүс улы, Әнүзә Мөбәрәк кызы һәм башкалар мине җентекләп тикшерделәр, тапшырылган анализларым нигезендә дөрес диагноз...

Ак чәчәкләр
Кинәттән чирләп китеп, Сарман үзәк шифаханәсенең хирургия бүлегендә дәваланып чыгарга туры килде.
Килеп керүгә, бөтен уңайлыклары тудырылган палатага урнаштырып та куйдылар. Бүлек мөдире Әнвәр Алекс улы һәм хирург Артур Рифкать улы, табиблар Илдус Котдүс улы, Әнүзә Мөбәрәк кызы һәм башкалар мине җентекләп тикшерделәр, тапшырылган анализларым нигезендә дөрес диагноз куеп, тиешле дәвалау ысулларын кулланып, мине, чиремнән аралап, аякка бастыруда зур тырышлык күрсәттеләр.
Бу бүлектә хезмәт куючы шәфкать туташларының хезмәте аеруча мактауга лаек, дип әйтәсем килә. Чөнки алар иртән иртүк торып, даруларын хәстәрләп, палатадан палатага йөгереп дигәндәй йөреп, хезмәтләрен башкаралар, һәр авыруның хәлен даими күзәтеп торалар. Авыру торып утырса да, борылып ятса да, дигәндәй: "Фәлән абый, хәлең ничек, фәлән апа, нәрсә булды?" - дигән сораулары белән яныңа килеп тә җитәләр, кичекмәстән тиешле ярдәмнәрен күрсәтәләр. Бу язмамда мин аларның һәркайсын берәм-берәм исем-фамилияләре белән телгә алмыйм, чөнки Рәзиләсен телгә алсам, Равиләсе, Мөнҗиясен телгә алсам, Ләйсән белән Гөлфиясе, Гөлназ белән Наиләсе минем ушбу олы мактау сүзләреннән мәхрүм булып калыр сыман. Чөнки дәваланучыларның чиксез олы рәхмәте тиешле аларның һәркайсына. Аларны тикмәгә генә "шәфкать туташлары" дигән олы хөрмәт сүзләре белән атап йөртмиләрдер. Авыруларга булган шәфкатьлелек, игътибарлылык аларның йөзләрендә балкый, һәркайсының мөлаем карашларында ифрат та матур чагыладыр бу шәфкатьлелек. Санитаркалар дип исемләнгән җыештыручы ханымнарның да хезмәте олы мактауга лаек, бүлекнең, иң беренче күзгә ташланган чисталыгы, пөхтәлеге, җыйнаклыгы - аларның да тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе.
Хөрмәтле хирургия бүлеге хезмәтчәннәре! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тормышыгызда зур бәхетләр теләп, ихлас күңелдән булган олы теләкләремне һәм рәхмәтләремне түбәндәге шигырь юллары аша җиткерәсем килә:
Ак халатлы дуслар,
Ибн-Сина варислары!
Ак чәчәккә тиңләп, кемнәр генә
Сокланмаган сезгә карап
һәрчакларын.
Шәфкать илә дәва табып
барчасына,
Тергезәсез сүнәр-сүнмәс
пыскып янган учакларын.
Кирпеч итеп тезә барсаң
һәммәсенең
Сезгә булган рәхмәтләрен,
хөрмәтләрен,
Күмеп китәр иде хәтта
Мисырның да пирамида
һәйкәлләрен.
Калын томнар булыр иде,
яза барсаң
Һәммәсенең сезгә булган
олы рәхмәт тәлгәшләрен.
Нинди генә зур теләкләр
теләсәк тә,
Сезнең куйган хезмәтләргә,
бу - аз сыман!
Алып килсен еллар әле бик күп
язлар,
Һәммәбезгә сәламәтлек,
олы назлар -
Күгебездә мәңге сүнмәс
кояш сыман!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев