САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Халык контроле” – хәрәкәттә

Агымдагы елның апрель уртасыннан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru адресы буенча "Халык контроле" системасы эшли башлаган иде. Бу - юл төзелеше, экология, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, территорияне төзекләндерү, юл хәрәкәте кебек барлык тармакларда да дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү процессына халыкны җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы. ТР Министрлар...

Агымдагы елның апрель уртасыннан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru адресы буенча "Халык контроле" системасы эшли башлаган иде.
Бу - юл төзелеше, экология, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, территорияне төзекләндерү, юл хәрәкәте кебек барлык тармакларда да дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү процессына халыкны җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы. ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифинг шушы мәсьәләгә багышланды.
Бүгенге көндә "Халык контроле" системасында 25 категория буенча проблемаларны күтәрергә яки тәкъдимнәр кертергә мөмкин. Аларны хәл итүне республиканың 11 министрлыгы көйли. Иң күп мөрәҗәгатьләр юллар торышы, юл хәрәкәтен оештыру, территорияне төзекләндерү кебек проблемалар буенча керә.
"Халык контроле"нә заявка бирү өчен, Порталда теркәлергә, туры килә торган категорияне сайларга, картада проблемалы урынны яки төгәл адресны күрсәтергә, кыскача (280 билгедән артмаска тиеш) проблеманы сурәтләргә, кирәк икән, фотоматериалларны теркәргә кирәк. Икенче кешенең заявкасына карата фикереңне белдерергә, шулай ук проблеманың чишелешен, сыйфатын бәяләргә мөмкин. Категорияләрнең бердәм классификаторы һәм Системаның эш кагыйдәләре ТР Президенты Указы һәм ТР Хөкүмәте Карары белән көйләнә.
Биш ай эчендә системага өч меңнән артык заявка кергән, аларны 48 мең кеше яклап чыккан, заявкаларның 30 проценты хәл ителгән, 12 процентының төгәл үтәү срогы билгеләнгән, 17 процентына "Мотивлаштырылган отказ" статусы бирелгән.
Брифингта билгеләп үтелгәнчә, "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итүләр нәтиҗәсендә җәмәгать транспортының эшчәнлеге яхшыра, система төзекләндерү, сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тартырга ярдәм итә.
"Халык контроле" яңа проектны - "Ачык Татарстан"ны тормышка ашырырга ярдәм итә, эшкә халык тарафыннан бәя бирергә, республикада тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә", - ди ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкаручы Р.Шәйхетдинов.
Газетада хәбәр ителгәнчә, "Халык контроле"нә Һәркем мөрәҗәгать итә ала. Биш ай эчендә аңа безнең районнан да бер мөрәҗәгать булды. Ул көчле яңгырлардан соң район үзәгендәге плотинага агып төшкән чүп-чарларга кагылышлы иде. Район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы И.Кушаев хәбәр иткәнчә, районга бу хакта хәбәр килү белән плотина чистартылган, "Халык контроле"нә мәсьәләнең хәл ителүе турында хәбәр ителгән, фотоматериал җибәрелгән6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев