САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Халкыбызның шигъри юлдашы”

Меңъеллык татар әдәбияты тарихында күренекле ядкарьләр гаять күп. Әмма алар арасында "Кыйссаи Йосыф" кебек гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып киткән әсәр, мөгаен, юктыр. Элек авыл өйләрендә кичләрен "Йосыф китабы"н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый-яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән...

Меңъеллык татар әдәбияты тарихында күренекле ядкарьләр гаять күп. Әмма алар арасында "Кыйссаи Йосыф" кебек гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып киткән әсәр, мөгаен, юктыр.
Элек авыл өйләрендә кичләрен "Йосыф китабы"н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый-яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән таныш булып, эчтәлеген гыйбрәтле хикәя итеп сөйләгән, шигъри юлларны яттан әйткән. Кыйсса элек-электән татар әдәбиятына тәэсир итеп килгән һәм үзенең йогынты көчен бүген дә җуймаган әдәби энҗеләрдән санала. Татар укымышлылары, әдип-шагыйрьләре аны үзләре өчен үрнәк санаганнар, аның өлгесенә дистәләгән поэтик әсәрләр иҗат ителгән, халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләре барлыкка килгән. Җырларда мактап җырланган әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышкан, егетләр һәм кызлар мәхәббәткә тугрылыклы булырга ант иткән.
Сарман үзәк китапханәсендә гимназиянең 9 класс укучылары өчен "Бәһаләп бетергесез рухи байлык" исемле информация көне үткәрелде. Бу көнне күренекле шагыйрь Кол Гали иҗаты һәм аның атаклы "Кыйссаи Йосыф" әсәрләре белән таныштырылды. Укучылар хөкеменә "Мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" презентациясе, "Халкыбызның шигъри юлдашы" - әдәби-музыкаль кичә, "Болгар-татар шагыйре Кол Гали мирасы" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы, әдипләребезнең олуг остазы, мөхтәрәм шагыйрь булган Кол Гали иҗаты, бигрәк тә "Кыйссаи Йосыф" әсәре турында мин сөйләдем, әсәрдән өзекләрне укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Рәзинә Гарифуллина сәнгатьле итеп укыды. Кичә барышында "Ай Биләрем, ай Болгарым", "Моңлы илем - Болгарстан" җырлары яңгырады. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына багышланган интерактив китаптан файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев