САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Горурланабыз!

Универсиадада бар­лы­гы 10 мең­ ти­рә­се спорт­чы кат­на­ша. Рос­сия ко­ман­да­сын­да 663 спорт­чы, аның 51е - Та­тарс­тан­нан. Җи­ңү­че­ләр­гә 351 комп­лект ме­даль әзер­лән­гән һәм 11 е кичке 4 кә 62 ал­тын, 27 кө­меш, 28 ба­кыр ме­да­льне Рос­сия спорт­чы­ла­ры ал­ды­лар. Рес­пуб­ли­ка­быз өчен шун­дый мәр­тә­бә­ле ча­ра­ны ка­рар­га ра­йо­ны­быз­дан да ба­рып то­ра­лар. Алар үз­лә­ре­нең ки­че­ре­шл­ә­ре бе­лән...

Универсиадада бар­лы­гы 10 мең­ ти­рә­се спорт­чы кат­на­ша. Рос­сия ко­ман­да­сын­да 663 спорт­чы, аның 51е - Та­тарс­тан­нан.

Җи­ңү­че­ләр­гә 351 комп­лект ме­даль әзер­лән­гән һәм 11 е кичке 4 кә 62 ал­тын, 27 кө­меш, 28 ба­кыр ме­да­льне Рос­сия спорт­чы­ла­ры ал­ды­лар. Рес­пуб­ли­ка­быз өчен шун­дый мәр­тә­бә­ле ча­ра­ны ка­рар­га ра­йо­ны­быз­дан да ба­рып то­ра­лар. Алар үз­лә­ре­нең ки­че­ре­шл­ә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар.

Бу­лат Әх­мә­дул­лин, яшь­ләр һәм спорт бү­ле­ге мө­ди­ре:

-Ка­зан­га Уни­вер­си­а­да­ны ка­рар­га ун­биш­ләп ке­ше алып бар­дык. Бил­бау кө­рә­ше, авыр ат­ле­ти­ка, дзю­до ярыш­ла­рын­да бул­дык. Би­лет­лар юк, дип кур­кыт­кан­нар иде, кас­са­лар­да бар икән, кай­бер спорт төр­лә­ре­нә ге­нә юк. Бу­фет­лар­да бә­я­ләр ар­за­н­рак, су­ве­нир­лар са­ты­ла, кон­ди­ци­о­нер­лар эш­ли. Җа­на­тар­лар һәм спортс­мен­нар өчен бө­тен шарт­лар ту­ды­рыл­ган. Ярыш­лар­га кил­сәк, шу­ны­сы сө­ен­де­рә: бил­бау кө­рә­шен­дә, 80 ки­лог­рамм­га ка­дәр авыр­лык­та, Сар­ман­да ту­ган егет - Ил­нар Га­ли­ев җи­ңү яу­ла­ды - Уни­вер­си­а­да чем­пи­о­ны исе­ме­нә ла­ек бул­ды. Дзю­до ярыш­ла­рын­да Җә­лил бис­тә­сен­нән Ре­нат Шә­ри­пов бе­лән Вик­тор Щер­ба­ков хө­кем­дар­лык итә­ләр, бу - бик зур дә­рә­җә! Го­му­мән, Ка­зан бик ма­тур­лан­ган. Мин Рес­пуб­ли­кам бе­лән бик го­рур­ла­нам!

Гөл­шат Ри­зат­ди­но­ва, во­лен­тер, Сар­ман:

- Уни­вер­си­а­да гөр­ли. Мин "С­ту­дент­лар спор­ты­ның мил­ли фе­де­ра­ци­я­се" ди­гән җир­дә уты­рам, төр­ле ил­ләр­дән де­ле­га­ция баш­лык­ла­рын кар­шы ала­быз, алар­ның со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рә­без һәм алар­га ка­гы­лыш­лы бул­ган эш­ләр бе­лән шөгыльләнәбез. Инглиз телен белүем бик кирәк булды, моның өчен мин үзебезнең укытучыбыз Земфира Әбелевнага рәхмәтле.

Уни­вер­си­а­да бет­кәч, өе­мә, Сар­ман­га, кай­тып ял итәр­гә уй­лыйм. Ан­нан яңа көч бе­лән ка­бат Ка­зан­га укыр­га ки­лә­чәк­мен.

Реклама

Аль­би­на Ну­рул­ли­на, та­ма­ша­чы, Сар­ман:

- Уни­вер­си­а­да­ның ачы­лы­шын һәм гим­нас­ти­ка, җи­ңел ат­ле­ти­ка төр­лә­рен ка­рый ал­дым. Уни­вер­си­а­да бет­кән­че­гә ка­дәр Ка­зан­да бу­лам. 14 июль­дә во­лей­бол­га ба­рам, Ал­лаһ бир­сә. Мин Уни­вер­си­а­да­ны, бо­лай ук юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­ты­рыл­ган­дыр, дип уй­ла­ма­ган идем. Җәй аза­гы­на ка­дәр шу­шын­да ка­лыр идем. Ка­зан­га Уни­вер­си­а­да­ны ка­рар­га килегез, үкен­мәс­сез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X