САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназия укучылары тугандаш милләт язучысы иҗаты белән таныштылар

Бөек башкорт шагыйре, язучы, драматург, публицист, гражданин һәм сугышчы, Бөек Ватан сугышында катнашкан, күп кенә сугыш һәм хезмәт орденнары һәм медальләре кавалеры, күренекле җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел туу уңаеннан гимназиядә ачык сыйныф сәгате узды

Чараны Салихова Алсу Нисбәтовна  8а сыйныф укучыларына әзерләгән иде. Гимназиябезнең музыка укытучысы Гөлнара Раисовна Мостай Кәрим шигыренә иҗат ителгән "Укытучыма" җырын башкарды. Укучылар тугандаш милләт язучысы иҗаты белән таныштылар, кунак булып килгән мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Фирдависовна һәм гимназия директоры Ленар Фердәүс улы да чараны бик ошаттылар. Музейда шушындый чаралар гел булып торсын дигән теләкләрдә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев