САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үгез елына нәрсә киеп керергә һәм өйне ничек бизәргә

Үгез елында гаиләгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Чөнки ел хуҗасы бердәмлекне, өй җылысын ярата.

Нәрсә кияргә?

Ел төсенә киенү хәерлерәк. Ак һәм шуңа якын ачык төсләр сайласагыз яхшы. Бераз ялтыравыклар да булса ярый. Кызыл кием киеп, ел хуҗасының ачуын чыгару кирәкми.

Өйне ничек бизәргә?

Үгез яса лма әйб ерләр һәм кычкырып тора торган төсләрне яратмый. Шуңа табынга аксыл төстәге ашъяулыклар, тастымаллар кую хәерле. Алтын, көмеш һәм яшел төсләрне файдаланырга мөмкин. Бизәү өчен шундый төстәге мендәрләр, декоратив салфеткалар һәм сөлгеләр, көмеш шәмнәр кую отышлы. Фатирны эко-стильдә бизәү яхшы. Өстәл уртасына солы өеме куеп, аны чокырлап, кишер, кабак белән бизәргә мөмкин. Бодай я башка кипкән үләннән такыя үреп кую кирәк. Бүлмәгә күп итеп чәчәкләр тезәргә була.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев