САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гайнавал апага 90 яшь тулды

“Шушы авылда тудым, 90 ел шушында яшәдем. Беркая да китмәдем”.

“Шушы авылда тудым, 90 ел шушында яшәдем. Беркая да китмәдем”, - дпп каршы алды Гайнавал апа, үзе белән таныштырудан башлап, юбилее белән тәбрикләргә баргач.

Бүген Кәүҗияк авылында яшәүче Нургалиева Гайнавал Нургали кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, туганнары юбилярга сихәт гомер, куанычлы көннәр теләделәр.

- Бүгенге тормышларга сөенеп яшибез, икмәкнең тәме дә икенче шул хәзер, - ди ачлык-ялангачлыкны, сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Гайнавал апа.

Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев