САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габидинең яңа китабы тәкъдир ителде +ВИДЕО

Бүген – район үзәгендә якташыбыз - фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидинең “Җир кешеләр белән матур” дигән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде.

Анда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде.
Кичәдә Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова, китапны бастырган “Яз” нәшрияты хезмәткәрләре Рамил Миңнуллин, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрь, галим, робагыйлар остасы Дамир Гарифуллин, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, районыбызда яшәп иҗат итүче каләм әһелләре, Әзһәр аганың якыннары, иҗатташлары, авылдашлары һәм аның иҗатын үз итүчеләр катнаштылар. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Китапны бастыруда ярдәм иткән район хакимиятенә, “Яз” нәшриятына, бәйрәмне әзерләүче һәм матур итеп алып баручы район үзәк китапханәсе коллективына, шагыйрьнең якыннарына рәхмәт сүзләре әйтелде.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев