САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәния Хаҗи кызы 70 яшен билгеләп үтте

.

Сарманда яшәүче Баязитова Фәния Хаҗи кызына 70 яшь тулды. Олуг юбилее белән райондашыбызны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Хезмәт юлын сөт заводында хисапчы буларак башлап, аннан соң 30 елдан артык гомерен шул вазифаны саклык банкында башкара Фәния апа.
- Аллага шөкер, хезмәтемне яраттым. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем белән дә тату булдык, - ди ул.
Бүгенге көндә Фәния апа тормыш иптәше Сәлим абый белән ике кыз, ике ул, оныклар куанычы белән яшиләр. Сәламәт булып, тигезлектә икенче елга алтын туйларын да парлап каршы алырга язсын үзләренә.

Реклама

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X