Фәнис абый һәм Нәзилә апа алтын туйларын билгеләп үтәләр

Сарман авылында яшәүче Фәнис һәм Нәзилә Миңнуллиннарның бергә тормыш корып яши башлауларына ноябрь аенда 50 ел булды.

Аларны алтын туйлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм җитәкчелек исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга шулай ук котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, загс бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова җиткерделәр.

Фәнис абый һәм Нәзилә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде