САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әфганчылар 30 еллык истәлекле даталарын билгеләп үттеләр

22 декабрь көнне, Карашай Саклау авылы мәдәният йортында әфганчылар Әфганстаннан совет хәрби кораллы көчләрен чыгаруның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

 Анда хәрби хезмәтне Әфганстанда үткән әфганчылар, “кайнар нокта”ларда хезмәт итүчеләр, күрше районнардан әфганчыларның иҗтимагый хәрәкәте вәкиләре, карашайсаклаулылар һәм башкалар катнаштылар. Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахманов, урынбасары Индира Сәхипова, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов һәм башкалар сәламләделәр. Менделеевск шәһәрендә эшләп килүче әфганчылар “Виват, шурави!” вокаль-инструменталь ансамбле, автор башкаручы Рөстәм Әхмәтханов иң матур җырларын бүләк иттеләр. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев