САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәрләргә кабат субсидия

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 976 санлы карары (02.07.2020) нигезендә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга федераль бюджеттан коронавирус инфекциясенә каршы профилактика чараларын үткәрүгә субсидияләр бирү Кагыйдәләре расланды. Кабаттан субсидияләр биреп, дәүләт бизнеска янә ярдәм итә.

Субсидия алу өчен бизнес өчен төп шарт – 2020 елның 10 июненә кече һәм урта эшмәкәрлек буенча бердәм реестрында булу. Реестрда бармы-юкмы икәнеңне Федераль салым хезмәте сайтында тикшерергә мөмкин. Субсидия алуга кунакханә тотучылар, көнкүреш хезмәтләре, җәмәгатьчелек туклануы, спорт һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә бизнес алып баручылар, шулай ук мәгариф һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмалар исәп тота ала. Субсидиягә дәгъва итүчеләрнең салымнар һәм иминият взнослары буенча бурычлары булмаска тиеш. Шәхси эшмәкәрләргә субсидия 15 мең сум, май аенда эшләгән һәр хезмәткәре өчен 6,5 мең сум күләмендә бирелә. Аны бер генә тапкыр алып була. Безнең районда мондый субсидия 64 эшмәкәргә һәм юридик затка биреләчәк, шуларның 59ы салым инспекциясенә гаризалар тапшырды инде.

Фото: "Татар-информ" архивы
ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев