САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЭЛЕКТРОН ХЕЗМӘТ КЕНӘГӘЛӘРЕ хупланды

Алар хезмәт эшчәнлеге мәгълүматына тиз арада керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, Пенсия фонды системасында мәгълүматларның сакланышын тәэмин итәргә тиеш.

РФ Министрлар Кабинетының закон проектлары белән эшләү комиссиясе электрон хезмәт кенәгәләрен кертүне күздә тоткан закон проектлары пакетын хуплады, дип хәбәр итә РФ Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Киләчәктә алар хөкүмәт утырышында каралачак.

Хәзер 2021 елның 1 гыйнварыннан кәгазь хезмәт кенәгәләре махсус язма гариза биргән хезмәткәрләр өчен генә саклана. Аны 2020 ел ахырына кадәр тапшырырга кирәк.

Нигездә, хезмәт эшчәнлеге, стаж турында, шулай ук башка эшкә күчерү яки эштән азат итү турында электрон формада мәгълүмат биреләчәк, ә кәгазь хезмәт кенәгәләре гражданнарга тапшырылачак, чөнки эш бирүчеләр аларның сакланышы өчен җаваплылыктан азат ителә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев