САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ел тәрбиячесе” ачыкланды

Районда «Ел тәрбиячесе-2021» һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурс ел саен балалар бакчасы педагогик хезмәткәрләренең хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, иҗади инициативасын үстерү, һөнәри осталыкларын арттыру, тәҗрибәләрен тарату максатыннан үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, быел бу бәйгегә “Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясе өстәлде.
Конкурста Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 10 педагогы катнашты. Һөнәри конкурсның муниципаль этабында балалар белән үткәрелгән шөгыль каралды. Бәя биргәндә, педагогның методик компетентлыгы, балаларны кызыксындыра белүе, шөгыльләрнең оригинальлеге, иҗадилыгы, кулланылган алымнарның яңалыгы һәм балаларның активлыгы искә алынды. Конкурсантларың иҗади проект яклау, мастер-класс үткәрү буенча да осталыклары сыналды. Жюри белем бирүнең эчтәлегенең һәм алымнарының актуальлегенә, яңа идеяләрнең булуына, үз тәҗрибәңне тарату һәм популярлаштыруга әзерлек дәрәҗәсенә дә зур игътибар бирде. Җиңүче булып Җәлил поселогының “Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнүзә Галиева танылды. “Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясендә җиңүне Җәлил поселогының “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Төхбәтуллина яулады. Чәчкә Галеева (Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасы), Миләүшә Һадиева (Сарманның “Лилия” балалар бакчасы), Наталья Пирогова (Җәлил поселогының “Красная шапочка” балалар бакчасы), Гөлнара Болтоносова (Җәлил поселогының “Алёнушка” балалар бакчасы) призерлар булдылар.
Зөлфия Гарипова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев