САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эксперт нинди SMSларны ачарга ярамаганлыгын аңлатты

Хәбәрдә булган сылтама буенча күчү гаджетны вирус белән зарарлауга китерергә мөмкин.

Кайбер SMS-хәбәрләрне ачып тормыйча гына юк итәргә кирәк. Бу хакта Россия сыйфат системасы агентлыгы матбугат хезмәте белгече Алеся Боровикова сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.

Аның сүзләренчә, SMS ачканчы, һичшиксез, аны җибәрүчегә игътибар итәргә кирәк. Таныш булмаган кешедән килгән яисә адресанты гомуми исем белән күрсәтелгән SMS-хәбәрләрне укып тормыйча гына бетереп ату хәерлерәк.

«Әгәр SMSта килеп җитә алмаган MMS-хәбәре турында язылган икән, сылтама буенча күчәргә киңәш ителми. Кайвакыт сылтама шунда ук push-тәрәзәдә күренә. Һәм җинаятьчеләр сез әлеге сылтамага ялгыш кына булса да басып күчәрсез дип өметләнә», — дип аңлатты эксперт.

Реклама

Боровикова шулай ук сылтама буенча күчкәндә гаджетны вирус белән зарарлау куркынычы турында да искә төшерде. «Хәбәргә тизрәк җавап алу өчен нинди генә акцияләр, ташламалар вәгъдә ителмәсен, иң яхшысы мондый SMSларны бетереп ату», — дип йомгаклады ул. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X