САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЭХ, ЭШЛӘПӘ, ЭШЛӘПӘ, БАШНЫ ЯХШЫ ЭШЛӘТӘ....НИЧЕК ИКӘНЕН БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛӘМЕ? СЫЛТАМА БУЕНЧА КЕРЕП УКЫГЫЗ

24 октябрь көнне "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Эшләпә- шоу" булып узды. Бар дөньяны сары алтынга төреп , җирдә Көзбикә атлый. Көзне , әлбәттә, алтынга тиңлиләр. Чыннан да, көзнең саргылт- кызыл бизәге алтынга охшаш. Әнә - яфракларга инде илаһи төс кунган. Саран гына көзге кояш нурлары астында алар энҗе-мәрҗән...

24 октябрь көнне "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Эшләпә- шоу" булып узды.

Бар дөньяны сары алтынга төреп , җирдә Көзбикә атлый. Көзне , әлбәттә, алтынга тиңлиләр. Чыннан да, көзнең саргылт- кызыл бизәге алтынга охшаш. Әнә - яфракларга инде илаһи төс кунган. Саран гына көзге кояш нурлары астында алар энҗе-мәрҗән кебек җемелдиләр, гүя күз кысалар, вальс әйләнгәндәй, җиргә коелалар. Көз үзенчә матур, үзенчә көяз!

Көз ае-октябрь дә үзенең соңгы көннәрен саный. Борынгы бабаларыбыз бу айның җиде "йөзен санаганнар": яңгырлы да, кояшлы да, аяз күкле дә һәм кинәт кенә-җиргә кадәрүк асылынган соры болытлы да. Кыскасы, октябрь -тынгысыз, көйсез ай. Бу айда без җәй белән хушлашабыз, кышка әзерләнәбез.

Шундый көннәрнең берсендә, туңган күңелләрне бераз гына булса да җылытыр өчен , күңел -хатирәләр күтәрелсен өчен, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр һәм инвалидлар катнашында эшләпә туе үткәрдек.

Чарада катнашучыларның иң яшенә -58 яшь, ә иң өлкәне 81 яшьлек иде.

Заман белән бергә атлап, яңа инновацион технологияләр, ысуллар кулланып эшләгәндә үтәргә тиешле чара тора-бара зур тамашага әйләнде дә куйды. Алабуга, Яр ЧАллы, Әлмәт шәһәрләреннән килеп сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез эшләпәләрне җыюда, бизәүдә булыштылар. Һәр катнашучының үз зәвыгы, үз фантазиясе! Эшләпәләрнең ниндиләре генә юк иде биредә! Һәм җырларыбыз, матур сүзләребез, уеннарыбыз, табышмакларыбыз бары тик эшләпә турында гына барды. Дәртле көй яң гырау белән, катнашучылар бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, һәрберсе үзенең могҗизалы эшләпәсе белән тамашачыны таныштырды. Мавыктыргыч уеннар , кызыклы сораулар бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.

Ә инде тылсымлы эшләпә зал буйлап әйләнгәндә , зал бераз тынып калды.Һәркем түземсезлек белән кемнең нәрсә турында уйлаганын эшләпә ничек белә икән дип, кызыксынып күзәтте.

Олег Газманов, Юрий Никулин, София Ротару һәм башкаларның җырлары аша кемнең нәрсә турында уйлаганын белә алдык.

"Бәйрәм -кунаксыз, кунак -күчтәнәчсез булмый, "- ди бит халык. Тантаналы көй астында залга "тәгәрәп" эшләпә формасындагы 3 кглы торт кергәч, халык "ах" итте.

Катнашучылар арасыннан " иң-иң эшләпә" не сайлап алу мөмкин тугел иде. Чөнки барысы да матур, искиткеч, күз явын алырлык, кызыклы, оригиналь, зур, кечкенә, онытылмаслык иделәр.

Соңыннан баллы сюрприз белән чәй эчтек, истәлеккә фотога төштек.

Илгизә Сәләхова, мәдәни эшләрне оештыручы.

фото из личного архива ЦСОН " Шафкат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев